Страница Резеды Галиевой
Страна: Россия
Город: Казань
Имя: Резеда
Фамилия: Галиева
Пол: женский
Дата рождения: 12 апреля
Последняя запись на стене: XXVII нче #әдәбимарафон2024
21 нче көн.
Мәдинә Маликова " Саф сөю турында кыйссалар" китабыннан
92-93 бит
Беркем бернишләргә, ни булганын аңларга өлгермәде. Тере күләгә яшь пар каршына килеп җитте дә кулындагы бәйләмен кәләшнең аяк астына ташлады. Сары чәчәкләр, сары ялкын кебек, ак күлмәктән шуышып җиргә яттылар, күмер төсле кара ефәк тасма җилфердәде. Кәләш, ах итеп, Флүннең кочагына ауды.
Флүн кәләшен тоткан, үзе ялтыравык кара ботинкасы белән тюльпаннарга тибә, аларны читкә этәрергә азап- лана, ә чәчкәләр типкән саен авыртудан сискәнгәндәй
тетрәнәләр, алтын кыңгыраулар шикелле сыкранып зыңгылдау авазы бирәләр иде шикелле...
Күләгә кебек сын, ашыкмыйча шуышып, кире машинага таба китте.
Ни гаҗәпләнгән булсам да, мин аның күлмәге бик кыйбат тукымадан, искиткеч оста тегелгән икәнен күрми кала алмадым. Шаккатырлык матур, төз иде бу сын, шул ук вакытта өнсез калдырырлык шомлы иде. Әгәр мәхәббәт дөньясында фаҗигане һәм җинаятьне билгеләүче фәрештә булса, ул шундый булырга тиеш иде.
Менә ул салмак хәрәкәт белән машинага кереп утырды. Хәзер инде кара «Волга», зур тизлек белән урыныннан кузгалып, кешеләр аңына килгәнче, күздән югалырга, ә кара фәрештәнең биредә булганын раслап, бары тик сары тюльпаннар гына калырга тиеш иде.
Ләкин барысы да син теләгәнчә килеп чыкмый шул. Чаттагы светофор, кызыл күзен кабызып, машинаның юлын кисте, ул арада ишек төбендәге төркемнән берничә ир аңнарына килеп машинага таба йөгерделәр, ишегенә үк барып тотындылар. Мин, ашыгып, алар артыннан киттем. Каты кычкырып:
Рөхсәт итегез! дидем.
Алар көтелмәгән тавышка борылып карадылар. Мин аларны аралап, машина ишеген ачып кереп тә утырдым, шоферга «Кузгал!» дидем, светофор ягымлы итеп яшел күзе белән карап тора иде инде.
Мин кара күлмәк итәгенда калтыранып яткан кулдан кара перчатканы салдырып, нечкә салкын бармакларны кайнар учымда жылытырга тырышып кыстым. Ах, Люция, Люция, Луциус Корнелиус! «Юкка гына ясадың син бу театрны» дидем мин аңа эчемнән генә. «Синең бу театрың шулкадәр шаккатырлык булды ки, аны күпләр гыйбрәт итеп сөйләрләр, студентлар арасын да курстан курска, авыздан авызга күчеп сүз йөрер: «Ә-ә, бу шулмыни? Кара киенеп, кәләш аяк астына сары чәчкәләр ыргыткан хатынмыни?»
Кәләш аяк астына салмадың син ул чәчкәләрне, яхты исемең күмелгән кабергә салдың! Шулай ук ярата идең мени соң син аны, Люциякәй, аны югалту намуслы исе меңне югалтудан да ачыракмыни соң?
Без шактый вакыт сөйләшмәдек. Люция битендәге челтәрен күтәрмәде, хәтта минем алда да ачылырга теләмә де. Авызын ачып сүз әйтсә, елап җибәрәчәк иде ул. Бу нәрсә аның роленә сыймый иде кабер фәрештәсе елый димени?
Ниһаять, ул, бар көчен җыеп, сөйли алыр хәлгә килде бугай:
- Ә син кая барасың? дип сорады. Синең белән, Люция. Зиратка чәчәкләр салып кайткач, искә алу мәҗлесе булырга тиеш бит инде. Беләсеңме, искә алу мәҗлесе ничек дип атала? Атау дип атала ул. Без синең белән атау уздырырбыз. Аннары шунда ук өчесен дә, җидесен дә, кырыгын да, еллыгын да берьюлы үткәрербез. Бүген, менә хәзер. Шундый итеп үткәрербез, бүген син чәчәк салган каберне җиде кышның карлары каплап, җиде язның сулары югандай булсын. ...Кемдер минем кулыма орынды. Троллейбуста мина каршы утырган күзлекле апа икән.
- Алыгыз сез дә бераз, -дип, миңа тюльпаннар сузды ул. Алыгыз, матур бит.
-Юк, юк, рәхмәт, дидем мин. Гафу итегез, сары тюльпаннар бик авыр хәлләрне исемә төшерә минем...
1980
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге
#ТатарстанКитапНәшрияты
#Таттелеком #әдәбият
#үзүсеш #МиллионТатар
#белемрадиосы
Была онлайн ВКонтакте: 02 июня 2024 в 04:08
Заходила: с android устройства
ВКонтакте сейчас: offline
ID анкеты: vk.com/id64723183
Разместить запись на стене: можно
Комментировать записи на стене: можно
Отправить личное сообщение: нельзя
Друзей: 486
Подписчиков: 112
Видеозаписей: 66
Фотографий: 119
Фотоальбомов: 5
Анкеты моих друзей: 486 чел.
«Политика конфиденциальности и отказа от ответственности»
Страница Резеды Галиевой сгенерирована автоматически на основании API-ответа от социальной сети ВКонтакте, ответ содержит только открытые данные анкеты vk.com/id64723183, которые не были скрыты настройками приватности.
VKBAZA.COM не собирает и не хранит медиафайлы и текстовые данные людей ВКонтакте на своих серверах.