Страница Зульфии Исмагиловой-Саттаровой
Страна: Россия
Город: Казань
Имя: Зульфия
Фамилия: Исмагилова-Саттарова
Пол: женский
Дата рождения: 29 марта
Последняя запись на стене: ГАБДЕЛБӘРОВ ГАБДЕЛХАК ГАБДЕЛБӘР УЛЫ (1923- 1999)
Габделбәров Габделхак Габделбәр улы - минем әнием ягыннан бабам .Ул 1923 нче елның 6 нчы декабрендә Мамадыш районы Ишки авылында гади эшче гаиләсендә дөньяга килә. Ул чордагы барлык балаларныкы кебек авырлыкта үтә аның бала чагы. Аңа 3 класс кына белем алырга насыйп була. Гаилә ишле. Әтиләре Габделбәр бабай урман кисү эшенә йөри. Кайтканда, хәйран гына икмәк юнәтә. Көчле ачлыктан соң, ике ат арбасы икмәк әйтеп бетермәслек зур байлык була. Заманасына күрә һәр чорның үз ялагае, эләкчесе булган бит. Болар өстеннән дә югарыдагыларга кемдер язу кертә. Шул сүз белән аларның лапасларына хәтле тартып алалар.
Хәсрәт, кайгы бер килсә, килә бит. Әниләре 1938 нче елда ике игезәк кыз тапканда Габделхак бабама 15 яшь була. Инде күп эшнең рәтен белгәнгә, гаиләдә аңа олылар эшен тапшыралар. Бер тапкыр тегермән тартырга киткәч, бик каты буран чыга. Әниләре борчылып, булышырга аның каршына килә. Бергәләп, көч-хәл белән капчыкларны таудан тартып алып менәләр. Шул көнне әниләре бик нык туңа һәм өзлегә. Озак та тормый, 6 сабыйны ятим итеп, ирен тол калдырып, вафат була. Кечкенә игезәкләр Нәсиха белән Фәсиха да әниләреннән соң озак яшәмиләр, бер-бер артлы якты дөньяны ташлап китәләр.
Менә Бөек Ватан сугышы башлана. Бу вакытта, әтиләре Лашман юлында агач кисүдә була. Хәбәр килүгә, дүрт баланы үзләрен генә калдырып, аны сугышка алалар. Тормышның авырлыкларын, ачысын-төчесен татып яши балалар. Бер чарасыздан, тамак өчен, теләнеп йөрергә дә туры килә аларга. Фронт өчен олыраклар колхозга булышып, сука сукалап, урман кисү эшләрендә булышалар. Габделхак бабамның кулыннан килмәгән эш булмый. Балта остасы булып таныла.
Бер тапкыр Габделхак бабама берәүне Тәкәнештәге военкоматына алып барырга кушалар. Кинәт кенә моның каршысына военком килеп чыга. “Кем син, ничә яшь?”- дип сорый. Үзенә 18 яшь икәнен, өйдә дүрт бала барын сөйләп бирә бабай. “Синең яшьтәгеләр үлеп бетеп килә монда, давай әзерлән, китәсең!”, - ди, военком. Бабай хушлашып, әзерләнеп килергә рөхсәт алып, кайтып китә. Иртәгесен җыенып, военкоматка килеп тә җитә. Шулай итеп, 1941нче елның 29нчы декабреннән хәрби хезмәте башлана аның.
Габделхакны фронтта да алгы сафларга бастыралар: бик төз атканга күрә, фронтта “стрелок” итеп куялар. Чынлап та, бабам 900 метрдан дошманга тидерә алган.
1942нче елның 19нчы сентябрендә Волжский тирәләрендә ул беренче тапкыр яралана. Сул аягына снаряд кыйпылчыгы эләгә аның. Госпитальдә озак ятмый, янәдән сугышка керә. 1942нче елның 28нче декабрендә алар дивизиясе, Калача шәһәрен саклаганда, уң кул чугы яралана. Бу юлы озак вакыт госпитальдә ятарга туры килә. Яралары җиңеләйгәч, яңадан алгы сафка баса. Бик күп җирләрне фашистлардан азат итәләр. 1943нче елның 23 нче сентябрендә бабам кабат яралана, монда пуля уң җилкәсенә эләгә. Шунда, кырда гына, вакытлыча төзелгән госпитальдә дәваланып, кабат алгы сызыкка баса.
1945 нче елның 9 нчы гыйнварында якыннарына “хәбәрсез югалды” дигән хәбәр килә. Бу вакытта алар Венгрия җирләрендә сугышалар. Бик көчле бәрелешләр вакытында 900 солдаттан торган дивизия 1 тәүлек эчендә 7 кешегә кала. Шулар арасында минем бабам да була. Хәлсезләнгән, яраланып канга баткан, инде атарга кораллары калмаган солдатларны әсирлеккә алалар. 4 ай ачлыкта, суыкта бик күп авырлыклар кичерәләр алар. “Немецларга караганда, үзебезнекеләрдән күбрәк җәбер-золым күрдек без. Бер урыннан икенче урынга күчергәндә, үлгән маллар очрый иде. Немец “алыгыз!” дип әйткәндә дә, безнекеләр алган өчен бик каты кыйныйлар иде”, - дип сөйләгән ул кайткач энеләренә.
Әсирләрне Венгрия авыллары аша бер җирдән икенче җиргә күчергәндә, алар бомбежкага эләгәләр. Ул яралана, каты контузия ала. Аның атлар хәле дә булмый, бер урыс белән хохол егете аны култыклап бара.Шулай, бер авылдан чыгып барганда, минем бабама бер карчык: “Сынок, это ты, ты вернулся?” - дип ташлана. Аңа ныклап ябыша, җибәрми, үзе белән алып кереп китә. Шулай итеп, бабай исән кала.
Габделхак бабайның документларында “1945нче елның 15нче ноябрендә хәрби хезмәттән азат ителгән” дип язылса да, туган ягына ул 1946нчы елда гына кайтып җитә.
Была онлайн ВКонтакте: 09 мая 2024 в 19:40
Заходила: с mobile устройства
ВКонтакте сейчас: offline
ID анкеты: vk.com/id149034468
Домен анкеты: vk.com/ismagilovasattarova75
Разместить запись на стене: нельзя
Комментировать записи на стене: можно
Отправить личное сообщение: можно
Друзей: 323
Подписчиков: 210
Видеозаписей: 34
Фотографий: 51
Фотоальбомов: 6
Анкеты моих друзей: 323 чел.
«Политика конфиденциальности и отказа от ответственности»
Страница Зульфии Исмагиловой-Саттаровой сгенерирована автоматически на основании API-ответа от социальной сети ВКонтакте, ответ содержит только открытые данные анкеты vk.com/id149034468, которые не были скрыты настройками приватности.
VKBAZA.COM не собирает и не хранит медиафайлы и текстовые данные людей ВКонтакте на своих серверах.